НЫКЫШУ ф. диал. Үҗәтләнү, үҗәтлек күрсәтү, үз дигәнендә тору. [Голәманың] Бер төрлесе, элек кабу сөннәт, дисә, икенчеләре, аштан соң кабу фарыз, дип ныкышты. М.Галәү. Каян килде миңа мондый әшәке кирелек? Нигә ныкышып маташам? А.Гыйләҗев. – Шагыйрь Гамир Гайнуллин монда торамы? – дип ныкыша иде теге бәндә. Р.Хәкимов. Профессор Малкин аны Казанда калырга үгетли, үзеңә бер бүлмә дә табып бирербез, дип ныкыша. Кызыл таң Ныкыша бирү Һаман да ныкышу. Әмма алар һаман ныкыша биреп, ары китәргә теләмәде һәм хәлне ачыкларга, аның асылына төшенергә этәргеч бирде. Кызыл таң Ныкышып йөрү Озак вакыт ныкышу. Ә теге «кара елан» һаман ныкышып йөри. Р.Риян. Ныкышып йөри торгач, бер үшән генә ат эләкте. Кызыл таң |