НЫКЛЫК и. 1) Нык булу; чыдамлылык. Шуның белән дәүләтләренең зурлыгын, тәхетләренең ныклыгын күрсәтергә тырышканнар [патшалар]. К.Тинчурин

2) Көч, кодрәт. «Көчле» сүзен тагу аркасында тән ягыннан ныклыгы гына төсмерләнеп, социализм төзү энергиясе белән тулган чын ударник күздән югала. Х.Туфан. Ләкин без «корыч» кушаматын йөртүченең ныклыгына артыграк ышанганбыз. Ә.Еники

3) Какшамаслык булу, тотнаклылык. Бу эштә безнең вәкилләрдән уяулык та, ныклык та таләп ителә. Ә.Еники. Стахиев аның ныклыгын, зиһенен бәяләп, белемле зур инженерына ярдәмче итеп билгеләде. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә