НЫКЛЫ с. к. нык 1. (5 мәгъ.). Муллалар, бер-берсенә тыгыз бәйләнгән булып, ныклы бер катлау – сословие тәшкил иткәннәр. И.Нуруллин. Үкенми ул [Зөфәр] үзе бу эшкә, оныткан инде ул аны, чөнки башта ук аларның бәйләнешләре ныклы була алмаган. Ә.Еники. Хәер, өйләнәм дип ныклы нияткә керешсә дә, акылга зәгыйфьрәк һәм ярым сукыр кешегә кияүгә чыгарга атлыгып торучылары да табылмас иде, бәлки. М.Хуҗин |