НЫКЛАП рәв. Нык итеп, җитди рәвештә, чынлап, җентекләп; кирәгенчә. Еллар узды, колхоз тормышы белән дә ныклап кызыксындылар. М.Мәһдиев. Сай Кичү дигән урында арбасы дүрт тәгәрмәч белән кичү төбендәге ләмгә батып, бик ныклап утыра. З.Зәйнуллин. Ничекләр алга барырга Ныклап киңәшсәң иде. Р.Рахмани



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә