НЫК с. 1. 1) Өзүе, ватуы, сындыруы һ.б. авыр, кыен булган, таза эшләнгән. Өстәвенә, атауда балта белән юнып эшкәртеп була торган җиңел, нык сары таш чыга. М.Юныс. [Мулла:] Бу мәчетебез дә, әлхәмделиллаһи, нык безнең, салынганына өч кенә ел. Н.Гыйматдинова. Нык имән ишек өстенә көрән буяу белән «Сельмаг» дип язылган җыйнак кына калай кадакланган кибеткә шактый ук дулкынланып килеп керде Мисхәт. М.Шаһимәрдәнов // Ертылмаган, тузмаган, бөтен (аяк киеме, өс киеме һ.б. тур.). Нык капчык 2) Көчле, сәламәт, чыдам. Сәлим карт, тимердәй нык йодрыкларын һавада селкеп, сүзен дәвам итте. М.Галәү. Һади Атласов – инде алтмышның аръягында булуына карамастан, таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. И.Салахов. Нык булыгыз, адәм балалары! М.Мәһдиев 3) Көчле, яңгыравык (тавыш тур.). Тавышы нык, ышанычлы иде. М.Әмир 4) күч. Рухи яктан көчле, түземле, какшамас. Минем әнием – нык хатын, сабыр хатын, күз яшен бик сирәк чыгара... Ә.Еники. Гайни кебек нык терәк Бик күп кешегә кирәк. Ф.Яруллин 5) Ышанычлы, таянырга мөмкин булган; җитди, төпле. Болай бары тик киң күңелле, бүгенгесе һәм киләчәге нык, ышанычлы булган кешеләр генә көләләр. Г. Әпсәләмов. Нык сүз 6) Бик көчле дәрәҗәгә җиткән, каты (җил, салкын тур.) 7) сөйл. Бай, таза, зур мөмкинлекләре булган. Нык хуҗалык 2. рәв. мәгъ. Эш яки процессның бик каты, көчле, төпле, ныклы булуын күрсәтә. Иң элек шуны әйтергә кирәк: төрекнең безгә никадәр нык йогынты ясаганын шул елларда туган балаларга кушылган исемнәрдән дә күреп була. Ә.Еники. Бушап калган бураларны тутыру өчен, бик нык эшләргә, бик күп хезмәт көне җыярга кирәк иде. М.Мәһдиев. Галимҗан агага сәламебезне тапшыр һәм бик нык ихтирам итүебезне белгерт. И.Салахов ◊ Нык тору 1) Бирешмәү. Шуңа күрә ул [Нечкәбил] постында нык тора, килгән каракларның барысын да кире бора. А.Алиш. Кичә, Югары Совет сессиясендә, шовинист депутатлар мөстәкыйльлегебезгә каршы нык тордылар. М.Шаһимәрдәнов; 2) Әйткән сүздән, фикердән һ.б. кире кайтмау. Аннары алар өчәүләп Сәлим картны үгетләргә тотындылар, ләкин тегесе үз сүзендә нык торды. М.Галәү. Син ныграк торган булсаң, без мондый чытырманлыкка килеп капмаган булыр идек. Ф.Хөсни |