НЫГЫТУ ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса кадаклап, кысып бәйләп, беркетеп кую. Фәсхи, балта алып, тал кисте, киселгән талларны дилбегә белән алын арбаның күчәренә ныгытты ---. Г.Ибраһимов. Сарай тирәсен дә ныгытасы бар, улак башындагы почмактан су да үтә, түбәне ябарбыз! Эш күп! А.Гыйләҗев. Икенче көнне Миңлебай карт такта түбә өстендәге морҗаны озынайтып, аңа төпсез чиләк ныгытып төште. З.Зәйнуллин

2) Арттыру, туплау, җыю (көч, хәл һ.б.ш.); чыныктыру; яхшырту. Бүген сүзне шунда туктатабыз, Иртән тагын сөйләп үтәрбез. Ә биш көннән, көчне ныгытып, Авылларга кайтып китәрбез. Һ.Такташ. Рухыгызны ныгытасы урынга, аны ватудан ни мәгънә бар? Ф.Яхин. Милләтне савыктыру өчен, халыкның милли аңын уятырга, милли рухын ныгытырга, милли телен көчәйтергә кирәк. Н.Фәттах

3) Өстәмә көчләр белән сан һәм сыйфат ягыннан берәр нәрсәне үстерү, көчәйтү; камилләштерү. [Урыс] Казан кальгасын Көнчыгыш җирләрне яулап алыр өчен төзегән, ныгыткан, яңа диварларны таштан салдырган. З.Зәйнуллин

4) Тәгаенләү, тирәнәйтү, ышанычлы итү (карар, фикер һ.б.ш. тур.). Фикерне ныгыту

5) Ирешелгән нәрсәне, үзгәрмәслек итеп, ныклы хәлгә китерү, тотрыклы итү. Сүз әйтеп, вәгъдәләр биреп араны ныгытмасалар да, егет белән кыз быелның көзен җиткерә алмыйча зар булдылар! А.Гыйләҗев. Иртән тагын --- өстәлгә китапларны куеп, конспектларны ачып, алдагы кичтә алган гыйлемнәребезне ныгытырга утырабыз. М.Шаһимәрдәнов

2. рәв. мәгъ. ныгытып. Бик нык кисәтеп, кат-кат аңлатып, катгый рәвештә. – Иртәгә урдага килерсең, шунда ныгытып сөйләшербез, – диде хан кенәз энесенә. Н.Фәттах. Врачлар ныгытып әйтеп чыгардылар теге вакытта: «Сак бул!» А.Гыйләҗев // Конкрет кына, төгәл итеп; җиренә җиткереп. Билгеләмиләр бит шуның [Сабан туеның] көнен ныгытып, июньнең өченче якшәмбесе, яки инде Татарстан бәйрәмендә, дип көнен гомерлеккә ныгытып кына куясы да бит... А.Гыйләҗев. – Бу турыда бик ныгытып уйларга кирәк безгә, Нәҗип туганкай, – дип, беренче мәртәбә парторгка исеме белән дәшеп сүзен бетерде Лотфулла абзый. Г.Ахунов

Ныгыта бирү Бернигә дә карамыйча ныгыту. Мәркет белән татар җүләр түгел, ике арада җиде дәрья ятса да, туганлык җепләрен һаман ныгыта бирә. В.Имамов

Ныгыта төшү Тагын да бераз ныгыту. Бу көннәрдә без, илебезнең тынычлыгын бозарга маташучы бандитларны нык кына туздырып, чик буйларын тагын да ныгыта төшеп кайттык. К.Нәҗми

Ныгытып алу Тиз арада ныгыту. Тик Кырымга сине озатыр идек: «Ныгытып ал, – дип, – башта саулыгың...» Х.Туфан. – Машиналары әйбәтме? – дип белеште һәм, улы җавап бирмәгәч, – болай бик матур күренә икән, – дип, фикерен ныгытып алды. А.Гыйләҗев. Үзәген пешкалар белән ныгытып алган кызый фигураларын аямый һөҗүмгә күчте. С.Сөләйманова

Ныгытып кую 1) к. ныгытып алу. Төшерүче өчаякны кабаланмый гына тигезләде, аның өстенә кайсы җире беләндер гармунга охшаган бәләкәй генә фотоаппаратны ныгытып куйды. З.Зәйнуллин. Укытучыбыз --- борыны өстенә алтын кысалы пенснесын ныгытып куйгач, озын нәзек бармагын һавага чөеп, сүзен башлады. Э.Касыймов; 2) Алдан ук ныгыту. Колхоз идарәсендә: – Үзәккә йорт салып бирәбез! – дисәләр дә, Сәлимәмнең инде ныгытып куйган хыялларын җимерәсем килмәде. Ф.Яхин

Ныгытып чыгу Барысын да рәттән ныгыту. Лапас-кураларның тишек-тошыкларын сылап, өрлек-казыкларны ныгытып чыга [Исхак]. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә