НЫГЫТКЫЧ и. 1. 1) Нәрсәне дә булса ныгыта торган матдә. Бетон измәсенә ныгыткыч өстәү

2) фото Фиксаж, беркеткеч. Элеккеге заманнардагы кебек плёнка, сурәт кәгазьләре сатып аласы, караңгы бүлмәдә плёнкадагы кадрларның фиксаж, ныгыткыч (закрепитель) кебек сыекчаларда фоторәсемгә әйләнгәнен көтеп утырасы юк. Татарстан яшьләре

2. с. мәгъ. Нәрсәне дә булса беркетеп, эләктереп, ныгытып кую өчен билгеләнгән. Ныгыткыч детальләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә