НЫГЫТМА и. 1) Аерым гына урнашкан яки тулы бер комплекстан торган саклану корылмасы; кальга. Шәһәр ныгытмасының тышындагы бистәләрнең вак йортлары, рум бистәсенең чиркәү гөмбәзе күренде... Г.Гобәйдуллин. [Фәрһад:] Егетләр, сез дошман күргән коттедж кәеф-сафа кора торган җир генә түгел, ул – ныгытма! Ю.Сафиуллин. Уңда – текә кыялар эченә кереп урнашкан Сант Эльма ныгытмасы. Сулда – авыр ташлар астына яшеренгән Рикасоли порты. М.Юныс 2) Нәрсәне дә булса ныгытып, беркетеп кую өчен җайланма. Штрек [кеше йөрерлек коридор] стеналарын, түшәмнәрне тотып тора торган агач ныгытма шыгырдый, яки аннан күмер вагы коела башласа, көт тә тор, берничә секундтан ул җимереләчәк. Кызыл таң |