НЫГУ ф. 1) Ныкка, чыдамлыга әйләнү, чыныгу. Кыз йон юып ныгыган гәүдәсен бер талпыну белән аның кочагыннан коткарып, берничә адым читкә китте. К.Тинчурин. Атна кичендә, чана юллары ныгыгач, авылдан унбиш чакрым ераклыктагы пристаньгә ат чаптырды [Фагыйлә абыстай]. Ф.Яхин 2) Сәламәтләнү, савыгу, яңадан көч керү, хәл җыю 3) Көч, энергия керү, үсеп җитү. Тәненә күзәнәкләр үстерә [адәм баласы], мускулы, сөяге ныгый, чәче калыная. М.Мәһдиев. Аның каты, көләч шигъре саен сеңерләрем ныгый иделәр. Х.Туфан. Малайлар үсеп, ныгып, иңнәре киңәеп, егетләнеп, авылга каникулга кайттылар. А.Гыйләҗев 4) Куәтләнү, көчәю. Колхозлар «кызамык авыруын» уздырып ныгыдылар, авыл тулы ирләр – сытып эшләүче юк. М.Мәһдиев 5) Көчәя төшү, көче, интенсивлыгы арту (җил, тавыш һ.б. тур.). Балаң милли мәктәптә ныгысын, --- куркыныч агымнарга иярмәсен дисәң, --- ярты ел гына кайбер читенлекләргә түзәргә туры киләчәк. Б.Рәхимова. [Зәй-Каратай кешеләре] Кар төшеп суыклар ныгыгач килен алганнар, кызларын биргәннәр. З.Зәйнуллин 6) Үзгәрмәслек булып, нык булып урнашу, катгыйлашу (карар, уй һ.б. тур.). Әмма шуның белән бергә үк, реакциягә каршы көрәштә аның [Тукайның] демократия идеалларына булган ышанычы сыналды, үсте һәм ныгыды. Г.Халит. Димәк, авылда мондый бәя таралып та, ныгып та өлгергән икән. А.Гыйләҗев Ныгый бару Торган саен ныгу. Ел артыннан ел узган, казакъларга хас яшәеш рәвеше урнаша, ныгый барган. И.Нуруллин. Һәркем һәр көн үзенең җиренә барып төшкән саен, арышның саламга озынлыгын, башакка туклыгын, көлтәнең күп чыгуын, чүмәләләрнең ешлыгын, зурлыгын күреп, бу өметләр дә, бу уйлар да ныгый бара. Г.Ибраһимов. Безнең җиңү Ныгый барган саен, Иске семья бер-бер сүтелер. Х.Туфан Ныгый башлау Ныгуы сизелү, ныклыгы артуга бару Ныгый төшү Тагын да бераз ныгу. Хакыйкать безнең якта икән, дигән ышану куылучылар арасында ныгый төште. К.Тинчурин. Шулай булгач, алар арасындагы борыннан ук килгән дуслык-туганлык тагы да ныгый төшәргә тиеш иде. Ә.Еники. Соңыннан, гыйлем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны тора салып сәхнәгә чыгармый башлаганнан соң да әле, халык: «Нигә Пауза юк? Паузаны нишләп катнаштырмыйсыз? Әллә чирлиме?» – дип теңкәгә тиде. А.Тимергалин Ныгып бетү Тәмам ныгу. Үзе дә чак үлми калды, шуның авыруыннан соң ныгып, терелеп бетмәгән иде әле. Г.Ибраһимов Ныгып җитү Тәмам ныгу; нык хәлгә килү. Әллә буын яшькә күкрәк юка, әллә куллар ныгып җитмәгән. Ш.Маннур. – Үлде, бетте, юк инде ул! – дигән уй аңыбызда һаман әле ныгып җитә алмый... Ә.Еники. Алай гына түгел икән ул, сөякләр ныгып җитмәсә, тәнгә көч керми. Ф.Яхин Ныгып калу Озакка ныгу; ниндидер вакыйгадан соң ныгу. Ак әбиләр күрсәткән могҗизадан соң безнең – балаларның да күңелләре ныгып калды. Ф.Яхин. Әлтафи егерме сигезенче елгы, аның, әлбәттә, сугыш башланганчы ук мускуллары ныгып калган. М.Мәһдиев Ныгып килү Ныгуга таба бару. Сукыр булгандыр шул Вәзиләнең мәхәббәте: Язкилдедә Сәкинә шытып калкынганын да күрмәгән, Зөфәр ныгып килгәнне дә абайламаган. А.Гыйләҗев Ныгып китү Соңгы вакытларда ныгу. Күпчелек очракта руханилар арасыннан чыксалар да, халыкка якын торган яшь интеллигенция исә крестьяннар, һөнәрчеләр, приказчиклар, шәкертләр мәнфәгатен яклап көрәшкә ташланды һәм революцион-демократик агымның туып, ныгып китүенә сәбәпче булды. И.Нуруллин. Ул төкерде генә, әмма хуҗалык эшләрендә терәк барлыкка килүне, аның тагын да ныгып китүен, кул арасына яңа көч кергәнлеген күршеләре тоймый калмадылар. Ф.Яхин |