НУХ и. гар. Коръәндә исеме телгә алынган, туфан вакыйгасы белән танылган пәйгамбәрнең исеме. Бөтен кеше Нух галәйһиссәламнең шул өч улыннан тарала. Г.Исхакый. Эш эшләнгән, сүз әйтелгән, инде дөньяны су басса да, миндәй үрдәккә Нух көймәсе кирәк булмаячак иде. Ф.Яхин. Мәчетне әйләндергән дивар көймәне хәтерләтәчәк, монысына архитекторны Нух пәйгамбәр көймәсе илһамландырган. Шәһри Казан

Нух заманы Борын заман, бик күптәнге, әллә кайчангы заман. Нух пәйгамбәр заманы к. Нух заманы. Әнә шул хәл әсәр сюжетының агышына бик тә үзенчәлекле бизәк, дөресрәге, нур өсти. Мәсәлән, студент Рәшитнең әлеге фәрештәдәй кыз белән «Нух пәйгамбәр заманында салынган клуб»та танышуын сурәтләгәндә. Ф.Урманче. Рәис түземен җуеп, йодрыгы белән сандыкка сукты, Нух пәйгамбәр заманыннан бирле җыелып килгән тузан, болыт булып күтәрелеп, үтүкләп кигән кәчтүненә кунды. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә