НУ’ТРИЯ и. исп. зоол. Кимерүчеләр отрядыннан көрән төстәге кыйммәтле мехы өчен фермаларда үрчетелә торган Көньяк Америка имезүче җир-су җәнлеге, саз кондызы; шул җәнлекнең мехы. Уң як күршем Миңнулла керпе тота. --- Тимерханнарда – кәлтә елан, Әхмәдиләрдә – ташбака, Гомәрләрнең подвалларында – нутрия, Зөһрәләрдә – йорт куяны... Р.Сәлим. Бервакыт саз кондызы (нутрия) һәм ак төлке үрчетү белән шөгыльләндем. Н.Шаминов. Әйтик, кайдадыр абзар тутырып дуңгыз асрыйлар, кем – нәселле куян, кемдер нутрия үрчетә… Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә