НУРСЫЗЛАНУ ф. 1) Нурын (4 мәгъ.) югалту, сүнү. Аның күзләре шундый нурсызланган, йөзе шундый усал – котыңны алып, йөрәкне ярырлык иде. В.Нуруллин

2) Төссезләнү, нур (3 мәгъ.) чәчми башлау

Нурсызлана башлау к. нурсызланып китү

Нурсызлана төшү Элеккедән дә ныграк нурсызлану

Нурсызланып калу Берәр вакыйгадан соң нурсызлану. Күзләре нурсызланып, ничектер тоныкланып калган. М.Хәсәнов. Гаҗиз кыяфәттә эскәмиядә яткан гөлләмәне кулына алып, чәчәкләргә карады – бая гына җете купшы кыяфәттә балкыган гөлләр патшасы нишләптер тоныкланып, төсен җуйгандай нурсызланып калган иде. А. Әхмәтгалиева

Нурсызланып китү Соңгы вакытта нурсызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә