НУРСЫЗ с. 1) Караңгы, күңелсез. Ай исә тулып килгән чакларында күренә, ләкин ул шундый нурсыз, шундый төссез була: аңа берәү дә күтәрелеп карамый. Г.Әпсәләмов 2) күч. Нуры (4 мәгъ.) сүнгән, ялтыраусыз, җансыз, бернинди дә хис белдерми торган. Сабира ябык, газаплы җыерчыклар белән капланган карт битен күтәрде, эчкә баткан нурсыз күзләре белән килененә карады. Г.Ибраһимов. Күз карашы аның нурсыз, котсыз һәм комсыз иде. Н.Фәттах 3) күч. Бәхете, шатлыгы булмаган, куанычсыз. Синсез – нурсыз көнем, Ай-йолдызсыз төнем, Сөю-назлар көтеп үтә гомерем. Р.Чурагул. Хәдичә ападан соң өйнең эче дә нурсыз калган кебек булды. Ф.Яхин |