НУРЛЫЛЫК и. Нурлы булу. Газеталарда да кирәкмәгән мәгълүмат тулып ята, ә кирәген, халыкка файдалысын бастыру дигән нәрсә юк, төтен җибәрү, гомум сүзне төрле яклап әйләндерү генә: һәммәсе матур, һәммәсе ал да гөл, ул яктылык, ул нурлылык, ул өметлелек! М.Гайнетдинов. Сандугачтан моң алгансың. Чәчәкләрдән – матурлык, Язның алсу кояшыннан – Балкып торган нурлылык. Т.Шәрипова. Ул җылылык – газ өстендә сызгырырга көч туплап утыручы чәйнек, тәрәзә төбен тутырып кояшка елмаючы гөлләр, өйнең диварларына кадәр сеңгән нурлылык, гадилек кенә була ала. Шәһри Казан |