НУРЛЫ с. 1) Нур чәчеп торган, нурга күмелгән, якты. Әле генә шундый якты, шундый нурлы сыман булып тоелган өй эче караңгыланып, кысанланып калды. Н.Фәттах. Ул ачык ишекнең яңагына килеп тотынды, өйалдының тәрәзәсе юк, көндез дә күз бәйләнә, шуңамы, өй эче тагын да яктырак, тагын да нурлырак булып күренде. А.Гыйләҗев. Синдә бит изге бабамнар яткан урын, синең өчен атам каны тамган, синдә минем әнкәй дип әйткән иң беренче кадерле сүзләрем һәм ул – җир йөзендәге иң нурлы кояшның бөеклеге, миңа балам дип әйтүче анам, кырларым, тугайларым, синдә – сөйгән ярым! Ф.Яхин

2) күч. Шатлыклы, бәхетле. Мәзлумнарга якты, нурлы көннәр килде, – Азатлыкның кояшы тугды имди. Г.Тукай. Өй эчендә нурлы тынлык... Ә.Еники. Тормыш нурлы, тормыш матур, Якты булсын күңелләр. Н.Яппарова

3) күч. Ягымлы, матур, көләч (йөз, күз һ.б.). Кунак җегете Сылуның нәфис, кечкенә, йомшак кулларын җибәрмичә бераз кысып, ләкин нурлы кара күзләрен аңардан алмыйча [сәлам бирде]. Г.Ибраһимов. Аннары Таңнур белән ниләр булганын, егетне алда ниләр көтәчәген нурлы йөзле председательгә түкми-чәчми сөйләп бирде. М.Шаһимәрдәнов. Каушап калган нурлы йөзләренә Ак яулыгы бигрәк килешә. Р.Хәлилова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә