НУРЛА’У ф. 1) Яктырту, нурга күмү. Офыкларны нурлап балкып киткән Салават күпере күк бу гомер. Д.Булгакова 2) күч. Берәр кешене яки әйберне ямьләү, матурлау, бизәү. Төш кебек күңлемне нурлый Изге гыйшкың яктысы. С.Сүнчәләй. Ирен чите белән елмайса да Нурлый ала Җирне хатын-кыз. Н.Акмал. Яшәеш никадәр генә авыр, катлаулы булмасын, аны нурлый, ямьләндерә, мәгънәләндерә торган бер сыйфат бар. Х.Миңнегулов Нурлый бирү Бернигә дә карамастан нурлау Нурлап җибәрү Көтмәгәндә нурлау, нурга күмү Нурлап тору Гел, һәрвакыт, даими рәвештә нурга күмү; бизәп тору. Үзенчәлекле Көнчыгыш архитектурасы булган бу бина төньяк башкаланы бизәп, нурлап тора. Нур |