НУРЛАНУ ф. 1) Нур чыгару, нур чәчү, яктырту 2) Нурларны үзенә йоту, нурларга туену 3) күч. Җанлану, мөлаемлану, яктыру (күз, йөз). И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы! Г.Тукай. Кыз, бөтенләй шатланып, йөзе, күзе балаларча саф шатлык белән нурланды. Г.Ибраһимов. Тавышы аның тигез, бәхете дә тигез, кызының әтисе соң булса да кайтып җиткәнгә, йөрәк түрендәге рәнҗеш инде югалган, чыраена алсулык чыккан, күзләре дөньяга нурланып карыйлар иде. Г.Ахунов Нурлана бару Торган саен нурлану. Үзе елмая, күзләре челт-челт йомылып тора, йөзе нурланганнан-нурлана бара. Ф.Баттал Нурлана төшү Элеккегә караганда тагын да бераз нурлану Нурланып алу Бик азга гына нурлану Нурланып китү Соңгы вакытта, хәзер нурлану. Карчыкның күзләре нурланып китә. М.Мәһдиев. Күңелем нурланып китте. Хәтта сызгыргалап та куйдым. Ф.Яхин. Сөйгәнеңне таба алсаң әгәр, Тормышлар да китә нурланып. М.Гобәйдуллин Нурланып тору Гел, даими рәвештә нурлану; якты хәлдә булу. Кояш диңгезгә әле яңа гына батып өлгергән, бөтен офык буе, төньяк балкышы кебек, яп-якты нурланып тора. Ә.Еники. Җанлы бер букет шикелле Нурланып торсын табын. Х.Туфан. Сыйныф нурланып тора, такта һәм өстәлләр ялтырый. Иң әһәмиятлесе – бөтен җирдә чәчәкләр. Ф.Яхин |