НУРЛАНДЫРУ ф. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса яктырту, нурга күмү 2) күч. Мөлаемландыру, матурлык, ямь, нур өстәү (йөзгә). Гәүһәрия күзләрен нурландырып аңа [Гәрәйгә] талпынды. А.Гыйләҗев. Ул синең барлыгыңнан бирле күңел түреңдә тәхет корып, шул сараеңны нурландырып утыра. Ф.Яхин 3) күч. Илһам, дәрт, көч бирү. Бел: гыйлем – нур ул, сине нурландырыр, ә наданлык – ут, сине ул яндырыр. Г.Утыз Имәни. Синең шундый җылы күз карашың Нурландырды боек җанымны. Х.Туфан. Иман гына нурландыра Күңел галәмен. Г.Садә Нурландыра төшү Тагын да бераз нурландыру Нурландырып алу Бик тиз вакыт эчендә нурландыру Нурландырып җибәрү Көтмәгәндә нурландыру. Ул [Диләрә] яулыкны башына каплады, һәм чибәр яулык чынлап та аны бердән нурландырып җибәргәндәй итте. Ә.Еники Нурландырып тору Гел, һәрвакыт, даими рәвештә нурландыру |