НУР и. гар. 1) Нинди дә булса яктылык чыганагыннан сузылган яки ялтырап торган предметтан чагылган яктылык сызыгы. Елга аръягындагы чыршы-наратларның киртләч башларын беренче кояш нурлары яктыртканда, кунаклар китәргә җыена башладылар. М.Хәсәнов. Түбәләләрдән беренче тамчылар, нурлар чагылдырып, ак мамыктай күперенгән кар өстенә тамалар. Ә.Еники. Нур пиксель челтәренең бөтен юлларын йөгереп чыга (сканерлый). Санак графикасы

2) Яктылык. Шәмнең нуры үз төбенә төшми. Мәкаль. Аннан [керосин лампасыннан] өйгә гөлт итеп нур тула. М.Мәһдиев. Йортның мәчет ягы тәрәзәләреннән таң нуры өй эченә кыюсыз гына үрелә башлаган, казна буйларында күләгә ята иде. Г.Ахунов

3) күч. Берәр нәрсәнең тиз арада, көтелмәгәндә күренеп китүе, чаткысы. Искә төшерик: 1905 ел инкыйлабыннан соң, патша режимы халыкта өмет нуры, киләчәккә ышаныч чаткылары кабызган сәяси, шәхси, иҗат иреге бирергә мәҗбүр була. Н.Акмал. Гомернең дә ниндиен өстәде диген әле – мәхәббәт нуры белән яктыртылганын, гыйшык уты белән җылытылганын. А.Гыйләҗев. Бу күзләрдән балкыган сөю нурын сизенми-күрми һич мөмкин түгел иде. Ф.Яхин

4) күч. Ачыклык, мөлаемлык, җылылык (күздә, йөздә). Йөзендә шәфкать нуры балкыган әнә теге мулла ярдәм итәр, бәлкем? М.Галәү. Картлыктан нурлары беткән күзләрен яшьләндереп, тешсез авызларын ачып, Ташлытау юлына карап торалар. М.Мәһдиев. Көтә-көтә, күзендә нур сүнеп, өмете киселде. Н.Гыйматдинова

5) физ. күпл. Кисәкчекләр яки электромагнитик тирбәнешләр агымы. – Синдә рак түгел, – дидем, – шулай да рентген нурларына күренәсең калган. Г.Кутуй. Лазер нурлары

Нур галә нур иск. к. нур өстенә нур. Садыйк хәзрәт Одессага мәхәллә имамы итеп тәгъйин кылынган. Гаскәри имам булып та тәгъйин кылына икән, бик яхшы, нур галә нур. Г.Исхакый. Нур качу Төссезләнү, тоныклану; яме китү. Рухия шундук искәрде: бүлмә буйлап йөргәндә дә сөрлегә язып, сөрлегә язып йөри торган бу бик бетәшкән җан иясенең йөзеннән нур качкан иде. Г.Гыйльманов. Сәүдә берләшмәсенә җитәрәк, бөкре кыз кинәт туктады, йөзен кара болыт баскан сыман булды, күзләреннән нур качты. М.Шаһимәрдәнов. Нур китү к. нур качу. Балалы өйдән нур китмәс. Әйтем. Нур өстенә нур Берәр уңай нәрсәгә, уңай күренешкә икенче бер уңай нәрсә, уңай күренеш өстәлү турында. Офык читендә, нур өстенә нур булып, хыялый бер сарай сыман Зәңгәр кыя күтәрелгән. Г.Әпсәләмов. Үз урыныңа лаеклы бала калдыру нур өстенә нур була. А.Гыйләҗев. Шул ук вакытта Пермь татарларының, шушы зур татар тарихы эчендә, үз җирле тарихлары, милли каһарманнары, халык авыз иҗаты, үз җирле сөйләшләре дә бар. Бу – нур өстенә нур булып тора торган хәл. Ф.Бәйрәмова. Нур сибү 1) Төрле якка нур тарату, чыгару; 2) Яктыру, агару, җанлану. Нур уйнау Ачык күңелле, якты йөзле, көләч, шат булу турында. Пензятканың кызларының Битләрендә нур уйный. Җыр. Һәр кешенең дә йөзендә Гел шатлык нуры уйнасын. М.Гобәйдуллин. Кояш күл өстендә ничек ялтыраса, аның да күзләрендә шундый нурлар уйный иде. Ф.Яхин. Нур чәчү к. нур сибү. Аш ашамас, Кара су эчәр, Дөньяда кош кебек очар, Күңелләргә нур чәчәр. Табышмак. Шәкертнең соңгы сүзләреннән соң кызның йөзе, яңгырдан соң чыккан кояш төсле, тирә-юненә нурларын чәчеп алды. К.Тинчурин. Бу кояшлар гадәттәге кояш кебек балкып нур чәчми, бик сүрән кызарып кына торалар. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә