НУМИЗМА’ТИКА и. лат. 1) Борынгы тәңкәләрнең, медальләрнең тарихын, сугылуын, тәңкә акчаларның әйләнешен өйрәнә торган фән тармагы. Археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган керамика, алтын-көмештән коелган бизәнү әйберләре, эш һәм сугыш кораллары, тимер һәм бакырдан ясалган йорт кирәк-яраклары, әле җитмәсә – металл кою һәм чүлмәк ясау остаханәләре, торак йортлар, эпиграфика (ташка язу һөнәре), нумизматика әнә шул хакта сөйли. Р.Фәхретдинов. Бәлки, моңа кызыксыну өлкәсенең киңлеге дә сәбәпче булгандыр, чөнки 40 мең тарихи әйбернең 15 меңе археология, этнография, тарихи- көнкүреш өлкәләренә караса, 24 меңләбе – нумизматика өлкәсеннән. Ватаным Татарстан 2) Борынгы акча тәңкәләрен һәм медальләрне җыю, коллекцияләү. [Безнең Гайшә Хәлиловна] һәр ялын диярлек чит илләрдә сәяхәттә уздыра, нумизматика, филателия белән кызыксына, кино-фото белән мавыга. А.Гыйләҗев. Нумизматика белән шөгыльләнү |