НУМИЗМАТ и. лат. Нумизматика (1 мәгъ.) белгече; нумизматика (2 мәгъ.) белән шөгыльләнүче кеше. Чын сенсациягә әверелгән чех акчасын Мәскәү һәм Петербург нумизматларыннан соң Прагадан доктор Ярмила Һаскова җентекләп өйрәнде һәм аны, кенәз Вацлав тарафыннан 929/930 елда сугылган, әлегә кадәр дөньяда бердәнбер чех денарие, дип бәяләде. Ф.Хуҗин. Кем соң ул Андрей Лихачёв? Археолог, тарихчы, нумизмат, диләр музей хезмәткәрләре. Ватаным Татарстан |