НУЛЬ и. лат. к. ноль. Бары тик нульгә тапкырланган хәлдә теләсә нинди зур сан да нульгә әверелә... А.Хәлим. Сан категориясенең берлек төре һәрвакыт нуль формасы була, берлекнең үзенә аерым формативы юк. В.Хангилдин. Утызга кадәр шуларга ирешә алмаган ир – нуль. А.Гыйләҗев

Нульдән башлау Алдан әзерләнмичә, бернәрсәсез ниндидер эшкә керешү. Нульгә бәрабәр к. нульгә тигез. Уйлап карагыз әле: әүвәлге шәхес буларак сезнең юридик хокукларыгыз нульгә бәрабәр, ә дөреслекне эзли башласагыз, үзегезне исән итеп таныту өчен, сезгә ике-өч ел кирәк... А.Тимергалин. Нульгә тигез Файдасыз, буш. Менә шуңа күрә вузларга үтеп кергән мондый «татар» балаларыннан татар милләте өчен файда нульгә тигез булды, әнә шулар инде татар егетенә кияүгә чыгуны, татар кызына өйләнүне түбәнлек дип карый башладылар. Ә.Кәримуллин. Нульгә тигезләнү Бөтенләй бетү, юкка чыгу. Чит ил капиталистлары кулына күчми торып, аларның исән калу ихтималы нульгә тигезләнде. Ә.Дусайлы. Нуль-нуль к. ноль-ноль. Менә сезгә язу, менә сезгә тере кеше, нәтиҗәсен белергә нуль-нуль унсигез сәгатьтә керермен. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә