НУЛЕНЧЕ сан Рәт, тәртип белән санаганда нуль урынында килә торган. Хәзерге вакытта географик озынлык координатасын Гринвич меридианыннан башлап исәплиләр, ягъни ул нуленче меридиан дип кабул ителгән. А.Тимергалин. Киңлекләрне экватордан саный башлыйлар, экваторның барлык нокталары да – нуленче киңлектә. Башлангыч география курсы. Нуленче километр. Нуленче пациент |