НУКТАЛА’У ф. Нукта кидерү. Бирсәң аңа [бай баласына] бер рисалә, укый алмый туктала, Ишәктән ишәк туадыр, хәзер тот та нуктала! Ш.Мөхәммәдев. – Мине ике адым уза алсаң, туры атымны үзем нукталап кулыңа тоттырам! – дип, зур йодрыгы белән тәгәрмәчкә шундый каты сукты ---. Г.Ибраһимов. Уянган карчыклар, кыз-киленнәр, Кайсы ат я дөя нукталый. З.Ярмәки

Нукталап алу Тиз арада нукталау. Малкайны нукталап алып, салып бәсәргән авызлык, алып чыкты ишегалдына ---. Р.Харис

Нукталап кую Нукта кидерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә