НУКТА и. Авызлыксыз йөгән (ат, бозау һ.б.ш.ны бәйләп, арканлап кую өчен). Нукта киертеп алып чыга да сикереп атлана өстенә [диюнең]. Әкият. Тотылган җылкы Карлыгач-Сылуга дигән ала айгыр иде. Хәзер бишенче яшьтә булып, әле гомерендә нукта орылмаган, адәм кулы тимәгән иде. Г.Ибраһимов. Син, энекәш, ике атның да нукталарыннан тот. А.Гыйләҗев |