НУЖАЛЫ с. 1. Мәшәкатьле, авыр, кыен; мохтаҗлыкта үткән. Бу аваз әйтерсең лә ат җене кагылган, кырдагы төнге учакка гашыйк, бер генә дә юньле көн күрмәгән, нужалы, авыр эшләп гомер кичергән Сәләхетдин Учакның авылдашларына, таза гәүдәсеннән калган кисәкләрен җыйнап җирләргә әзерләүләренә рәхмәтен белдерүе иде. З.Зәйнуллин. Андый нужалы тормыш сезнең төшкә дә керми. Татарстан яшьләре 2. и. мәгъ. 1) Авыр, кыен шартларда берәр нәрсә эшләргә мәҗбүр булган кеше. Шундый буранда юлга чыкканнар, нужалылар! 2) күч. диал. Буш эш белән йөрүче, юк эшне бар итеп йөргән кеше. И, нужалы, йөри шунда эшем бетереп! |