НУЖА и. рус 1) Яшәү өчен иң кирәкле нәрсәләрнең җитешмәве, юк дәрәҗәсендә булуы, мохтаҗлык; ярлылык, фәкыйрьлек. Нужа юкны таптыра, барны саттыра. Мәкаль. Нужа печән ашата. Мәкаль. Кайсын – ханы, Кайсын – бояры, Кайсын нужа асып үтергән. Х.Туфан

2) Мәшәкать, авырлык, кыенлык, читен хәл. Яшь чактагы нужалар уйнап-көлеп узалар, карт чактагы нужалар елап-сыктап узалар. Мәкаль. Тормышта бик сирәк зарлана торган әнисенең бөтенләй чит-ят кешегә, җитмәсә пыялачыга, үз нужасын сөйләвен ишетеп үртәлгән Һади бер читкәрәк китте. А.Гыйләҗев. [Кара Гобәй:] Я, еламагыз, балалар! Хәзер инде, сугыш башлангач, нужа белән михнәткә чыдагыз гына. З.Зәйнуллин

Нужа әчесен эчү к. нужа чигү. Рәшидә үзе дә – андый җиңел тормышка өйрәнмәгән, нужа әчесен шактый күп эчкән хатын... Ә.Еники. Нужа бабай Кыенлык, мохтаҗлык. Җыен йолкыш зимагурлар --- Бүген нужа бабаларын танымаска булганнар. Н.Исәнбәт. Нужа бабай җилкәмнән төшмәде. Н.Гыйматдинова. Нужа йөген тарту к. нужа чигү. Ләкин күбрәк истә Җәберләрдән мине саклавың, Нужа йөген үзең тартуларың. Ш.Маннапов. Нужа калачы ашау Кыенлык кичерү, авырлык күрү. Нужа камыты Мохтаҗлык, кыенлык, мәшәкать. Аның нужа камытын өзәргә омтылышы, бәхет кошы турындагы сагышы телдән-телгә күчеп, нәсел-нәсәбен, онык-туруннарын җилкендереп килгән. А.Гыйләҗев. Әнә бит, кичә генә давылланып күтәрелгән крестьяннар һәм завод-фабрика эшчеләре яңадан тәртә арасына керделәр дә, нужа камытын киеп, сыртларында уйнаган чыбыркыга илтифат итмичә, күндәм генә йөк тарта башладылар. И.Нуруллин. Нужа куу к. нужа чигү. Кешеләр ашыйлар-эчәләр, яталар-йоклыйлар, көн дә торып нужа куалар, ә бәхетлеме алар, яратышу дигән нәрсә бармы алар өчен – моны һич сизеп булмый иде. Ә.Еники. Шулай итеп, яшьтән нужа куып, тормышның ачысын-төчесен күреп үскән Шәйдулла агайга Шәрәфнең әлеге хыялы беркадәр сәеррәк күренде. Г.Минский. Авыл ире, нужа куып, яратырга өлгерми дә. Н.Гыйматдинова. Нужа күрү к. нужа чигү. Бер дә генә нужа күрмәенчә, Ир була алмый ата баласы. Җыр. «Күпме азап чиктек җир өчен без, Әзме нужа күргән кеше без...» Х.Туфан. Тагын берәр ай чамасы шул солдатлар белән окоп нужасын күрсәң, күп нәрсәне аңларсың... З.Зәйнуллин. Нужа тырнагыннан ычкыну Мохтаҗлыктан чыгу, мәшәкатьләр бетү; ачлыктан котылу. Сугыштан соң да әле ул, нужа тырнагыннан тиз генә ычкына алмыйча, авылдан авылга, сукыр музыкантларны җитәкләп, тамак хакына концертлар куеп йөрергә мәҗбүр була. Ә.Еники. Нужа чигү Төрле авырлыклар, мохтаҗлыклар күрү, төрле кыенлыклар кичерү. Ул болай да бик яхшы аңлый, минем белән байтак юллар үткән, шактый нужа чиккән иптәш ул. А.Гыйләҗев. Байгильдеев үзе ятимлек белән, нужа чигеп үсте ---. М.Мәһдиев. [Насыйбулла:] Мин әле хет, нужа чигә-чигә булса да, дөнья күреп кайттым, ә ул бит авыл көтүлегеннән ерак киткән кеше түгел! Р.Сабыр. Нужадан чыкмау Өзлексез мохтаҗлыклар кичерү, авырлыклар күрү, авыр тормышта яшәү. Чыгыйк, дисәк, нужадан – Узып булмый хуҗадан. Малыбызга хуҗа булсак, Чыгар идек нужадан. М.Саттаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә