НУГАЙБӘК и. к. нагайбәк. 1920 нче елларга кадәр кайбер төбәкчелек исемнәренең (мишәр, типтәр, керәшен, бохарлы, нугайбәк, карагаш) саклануы татарларда этник консолидациянең төгәлләнеп җитмәгәнлеге белән аңлатыла. Д.Исхаков. Нугайбәкләрнең башка керәшеннәрдән аермасы шунда гына: алар (араларында бәкләр, морзалар күп булгангамы?) казак сословиесендә булалар һәм Рәсәйнең яңа яуланган җирләрен күчмә халыклар һөҗүменнән саклыйлар, баш күтәргән җирле халыкны (мөселман динендәге кардәшләрен) бастыруда катнашалар. Р.Зәйдулла. Ни өчен татар халкында Нократ, Кыстым, Чепца буе, Касыйм, нугайбәк татарлары дигән бүленеш бар? Аларның бит һәркайсының үз тарихы бар. Ф.Йосыпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә