НУГАЙ и. 1) Төньяк Кавказда – Дагстан, Чечня, Карачай-Чиркәс республикаларында, шулай ук Ставрополь, Әстерхан өлкәләрендә яшәүче төрки халык һәм шул халыкның бер кешесе. Нугай юлы дип йөртелгән бу тирәне нугайлардан саклау өчен төзелгән шушы шәһәргә хан бер кешесен би итеп куйган. Риваять. Ул нугай мирзаларының барысын җыеп, рус йорты өстенә йөрергә теләгәнлеген аларга белдерде. Һ.Атласи. Безнең әдәби телебез шундый җылы көчкә хуҗа ки, ул барлык диалектларны алган: нугайлар, мишәрләр һәм себер татарларын ирекле рәвештә үзенә куша алган. Х.Туфан

2) Урта Азия халкы телендә: татар. Баштарак Төхфәт абзый казакълар белән бер сменада иде. Казакълар аңа атлаган саен «нугай» диләр. – Юк, мин нугай түгел, мин саф татар, – ди Төхфәт абзый, күкрәк сугып. Ә.Еники. [Белла:] Нигә сез миңа нугай дисез? [Җолдас:] Белмим. Борынгыдан ук бездә татарларны шулай атыйлар. Р.Зәйдулла. Бу сүзне ишеткән башкорт шәкерте: – Ә-ә, нугай ата, бәнем бәрәңге кабартмам калган ие, бирәемме-е... – дип аваз салгач, Хәләфнең йөзенә горурлык йөгерде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә