НУ ы. рус сөйл. 1) Нәрсә дә булса эшли башларга өндәүне белдерә. – Ну, егетләр, кызурак тотыгыз, бүген бетерергә кирәк, иртәгә калмасын, кич белән неводчылар килә, иртәгә невод салырга булыр, – диде [Исак]. Ш.Камал

2) Ис китү, гаҗәпләнү яки ризасызлык, канәгатьсезлек, ирония хисләрен белдерә. [Талия:] Мөршидә апа, ну курыктылар, малай, тегеләр. Р.Мөхсинова. [Фәния:] Ну бу телеңне, Нурания. К.Ситдыйков. [Милиционер:] Ну шәп ясыйсың икән әйрәнне! Э.Яһудин. Ну бәхетле дә син, Сабир, нинди зур төзелешкә эләктең бит. А.Алиш

3) Сорау җөмләнең башында килеп, берәр эш-хәлдән соң, киләчәктә нишләячәге турында сорауны белдерә. Берничә тапкыр уңга-сулга әйләнгәләп яткач, ул [Фәридун абзый] хатынына гадәттәге сорауны бирде: – Ну, ничек яшибез соң, карчык, ә? В.Юныс. Галиулланың күзләренә карап, ул һич көтмәгән сорауны бирде: – Ну, Клавдия ничек соң, шәпме? З.Зәйнуллин. ...Беркөнне Тәлгать аны кабинетына чакыртты. – Ну ничек? Күнегеп буламы? – Була-а, – дип сузды Фәрит, кул сөрткән чүпрәген учында әвәли-әвәли. Ә.Дусайлы

4) Йомгак яки кереш ясауны белдерә. [Гөлназ:] Кичә күрдем мин сезне... Энҗе белән... [Дильяр:] Ну әйе... Без Энҗе белән сирәк-мирәк очрашабыз! Р.Сабыр. Ну инде, ул көннәрдә мин кешеләр белән әллә исәнләштем, әллә юк... М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә