НӨСХӘ и. гар. 1) Бик күп бер иш (гадәттә язма) предметларның берсе; данә, экземпляр. Альбомны һаман күреп булмый. --- Чыгу белән миңа --- өч нөсхә җибәрергә куш әле [Әхмәтгәрәй Хәсәнигә]. Г.Ибраһимов. Игъланны тагын берничә нөсхә күчерткәннән соң, хәлфә, Чикерткәне ялгызын гына калдырып, үзе каланың базар мәйданнарына йөгерә-чаба китеп тә бара. Ә.Еники. Мәсәлән, район яисә берәр оешма башлыгы белән сөйләшеп, [язучы үзе] күпмедер нөсхәне шуларга сатарга тиеш иде. Р.Зәйдулла 2) Күчермә, копия. Ә Ибне Фадланның үз кулъязмасы әлегәчә табылмаган. Аның китабы безгә төрле күчермәләрдә генә килеп җиткән. Шул нөсхәләрнең берсендә без моңарчы «кеш» дип укыган сүз гарәпчә «үгез» дигәнгә туры килә. Р.Фәхретдинов. Әмма шартнамәнең бер нөсхәсен үзенә алды. М.Хәбибуллин |