НӨКТӘЛЕ с. Нөктә белән әйтелгән, нөктәсе булган, мәгънәле. Әбүгалисинага киная белән күп шелтәле сүзләр вә нөктәле гыйбарәтләр әйтте. К.Насыйри. Шәфкать туташы мондый тәкъдимнәрдән, кинаяле, нөктәле сөйләшүләрдән туйган бугай. Т.Галиуллин