НӨКТӘ и. гар. 1) Һәркем аңламый торган үткен мәгънә. Күкрәгендә нокталар бар, сүзләрендә нөктә бар, Бу кешенең кем икәнен кем зирәк, тик шул табар. М.Гафури. 2) Үткен мәгънәле, кинаяле, серле сүз 3) Кемгә дә булса күңелдәге үпкә, кер; хәтер калу. Ата булган кешегә андыйлар өчен генә күңелдә нөктә сакларга ярыймы соң! Г.Бәширов. Хуҗа Насретдиннең Хулиганга нинди нөктәсе бар икәнен сорадым. А.Тимергалин |