НӨҖҮ’М ГЫЙЛЕМЕ и. иск. Йолдызларны өйрәнә торган фән; астрономия, гыйльме нөҗүм. Мәгәр падишаһ углын, гыйльме һәйәт вә нөҗүм гыйльмен үгрәнмәк өчен, остазга бирмеш иде. К.Насыйри. [Факир:] Кырык ел өйрәндем нөҗүм гыйлемен тау тишекләрендә, мәгарәләрдә ятып ---. Г.Камал. [Хуҗа Насретдин:] Кара син аны. Нөҗүм гыйлеме белән дә шөгыльләнәсең икән син. Алай булгач, күккә карап та уйлыйсың булыр? Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә