НӨГӘР и. монг. 1) тар. Борынгы төрки һәм монгол дәүләтләрендә хан гвардиясендә хезмәт итүче сугышчы, гвардияче. Алты кара ат җиктергел, Күп түшәкләр түшәткел, Мамык ястыклар ясаткыл, Ике яхшы нөгәрең утырткыл... Дастан. [Җанбай:] Ә син болай иттерсәң: пар атларга көймәле алтын арбаң җиктереп, кат-кат түшәк салдырып, нөгәрләрең җибәрсәң... Ю.Сафиуллин. Алар артында урыс явыннан исән калган меңләп нөгәр ияргә берегеп үскәндәй тынып калган. Р.Зәйдулла 2) этн. к. нәгәр |