НОУТБУК и. ингл. Дисплее сыек кристаллы, янда йөртергә уңайлы яссы персональ компьютер. Ә ул ноутбугына төртелгән иде. Н.Гыйматдинова. Укытырга вакыт калмый, отчёт белән утырталар, Бар нәрсәне портфолио, ноутбукка тутырталар. Казан утлары. Ә бу – көллият бинасына заманча ремонт ясарга гына түгел, классларны интерактив такталар, өр-яңа компьютерлар, ноутбуклар белән тәэмин итәргә дә җиткән. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә