НОТЫК и. гар. Халык алдында ясалган чыгыш. Мостафа, Фатыйманың сүзләреннән бик әсәрләнеп бер нотык сөйләмәкче булса да, --- ничек итеп сөйләргә белмәде ---. Ф.Кәрими. Мәрхүм [Тукай] турында нотыклар сөйләнгәч, халык чәчәк өеме булып күтәрелгән кабер яныннан акрын гына тарала башлый. И.Нуруллин. Туйда сөйләгән нотыкны Хуплап бокал тоттылар. Ш.Галиев ◊ Нотык тоту Нотык сөйләү, халык алдында чыгыш ясау. Мазлум халыкларга азатлык кояшы чыкты, дип сөйләделәр нотык тотучы мөхтәрәм абзыйлар. Ә.Еники. Сөембикә капка каршына җыелган халык алдында нотык тотты. М.Хәбибуллин. Әсхәт Лотфиеч һаман кәперәйде, һаман, аягүрә басып, нотык арты нотык тотты, һаман үзен мактады. М.Шаһимәрдәнов |