НОТА’РИУС и. лат. Вазифасына юридик актларны, килешү кәгазьләрен, документларның күчермәләрен, тәрҗемәләрне һ.б.ш. рәсми рәвештә таныклау кергән хокук белгече. Нотариуста доверенность раслату өчен – тагын илле сум... М.Галәү. Фатирда торуыма карама, бер тиен бурычым юк, бөтен кибетем үземнеке, алай-болай күңелең шикләнә икән, менә тот та нотариус белән бөтен малыңны кызыңа яздыр. Г.Исхакый. Мин сиңа бит нотариус вазифасын гына йөкләгән идем. Р.Зәйдулла |