НО’ТА II и. лат. махс. Бер ил хөкүмәтенең икенче ил хөкүмәтенә язма рәвештә җибәргән рәсми дипломатик мөрәҗәгате. Үзем теләп, унбер тәңкә биреп «Чемберленга җавап» фондына, Нота язам янган йөрәк белән Англиянең мәгърур лордына. Һ.Такташ. Бу язу – Мәскәү хөкүмәтенең, ни өчен безнең гаскәребезне кырдыгыз, дип язган нотасына җавап хаты. Г.Гобәйдуллин. Ә Голио елгасы аша салынган ике километрлы асма күпер суга чумгач, күрше илгә катгый нота җибәрелде. Нотага зәһәр итеп язылган җавап алынды. А.Тимергалин |