НО’ТА I и. лат. муз. 1) Музыкаль авазны күрсәтү өчен шартлы график билге һәм әлеге аваз үзе. Әлеге ике катлы таш йортка күчкәч, Төхфәтуллиннар гаиләсенә рояль килеп кергән, кызлар нота укырга өйрәнә башлаганнар, җыр тавышлары яңгыраган, «экспромт» концертлар оешкан. И.Нуруллин. Югары нотадан алыйм, кешене шаккатырыйм дип, кирәгеннән артык акырып, тавышларыннан бөтенләй колак кагучылар да булды. И.Шакиров. Әмма җыры гына ялган чыга, ноталары дөрес түгел, әйеме? Ф.Яхин

2) Шартлы график билгеләр белән язылган музыкаль әсәр тексты; шундый текстлардан торган дәфтәр, китап һ.б. «Мин сине көтәрмен» дигән җөмлә аның колак янында әллә нинди югары һәм эч өзгеч ноталардан җырланып бара, аның җанын ләззәт катыш ачыта, сызлата иде. Ш.Камал. Мин сезгә «Туган тел»нең үзем язган нотасын китердем. Ә.Еники. Әбисе кайчандыр Казан гимназиясендә укыган Мәдәния апасы рояль капкачын күтәреп ача, аннан ноталарын рәтли: хәзер җыр дәресе булачак. Н.Көбәш

3) күч. Нинди дә булса тойгыны, хисне белдерә яисә кемгә яки нәрсәгә карата берәр төрле мөнәсәбәтне күрсәтә торган тон, төсмер, нюанс. – Бик ябыккансың!.. – дип, Сөләйман тавышына кызгану ноталары кертергә тырышты. К.Тинчурин. Күрешүләр, кочаклашу-үбешүләр, вәгъдәләр, планнар ашыгыч ноталарда башкарылды, машиналар газ бирде. М.Мәһдиев. Татар тарихында тирән эз кадырган шәхесләргә, әйтик, Ф.Кәримгә, Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган әсәрләрендә героик, патетик нота өстенлек итсә, күпчелек поэмаларында аналитик башлангыч һәм психологик анализ төп гомумиләштерү чарасы булып китә. Р.Харис

Нотага салу Музыкаль әсәрне шартлы график билгеләр белән язу. Шулай да Коръән укучылар тавышын һәм көен Флёра Баязитова, Гүзәл Сәйфуллина, Мәсгудә Шәмсетдинова кебек тикшеренүчеләр яздырып калган булган. Соңгы икесе аларны хәтта нотага да салган. Безнең гәҗит. Нотага төшерү к. нотага салу. Татарга гына хас булган моңны беркайда укытып та, аны нотага төшереп тә булмый. И.Шакиров. Баянын алып, Марат экспедициядә туплаган көйләрне нотага төшерә башлады. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә