НОСИ’ЛКА и. рус Авыр әйберләрне ташу яки авыру, яралы кешеләрне урыннан урынга күчереп йөртү өчен кулланыла торган җайланма; лачинка. Сыңар аягы өзелгән бер солдатны, носилкага салып, санбатка китерәләр. Ә.Еники. Юка күлмәкләр кигән кызлар, носилка белән күтәреп, бөгелә-сыгыла бетон ташыйлар. А.Гыйләҗев. Шуннан соң носилкадан төшерделәр и һәм дә сразы операция өстәленә салдылар. М.Мәһдиев |