НОРМАННАР и. күп. сканд. VIII–XI гасырларда Көнбатыш Европа халкы тарафыннан, диңгездән һөҗүмнәр ясап, Европа илләрен тар-мар иткән скандинавларга карата кулланылган атама (Скандинавиянең үзендә хәрби сәфәрләрдә катнашучыларны – викинглар, Русьта варяглар дип атаганнар). X гасырдагы Хәзәр дәүләтенең норманнар вә урыслар белән көрәше, --- ниһаять, Казан төшкәннән алып 1557 елга кадәр дәвам кылган татар вә башка гайре русның Мәскәүгә каршы кузгалышлары – һәммәсе дә шушы эпопеяның тарихка мәгълүм булган бер кисәкләре генә. Г.Гобәйдуллин |