НОРМАЛЬЛӘШҮ ф. Нормаль хәлгә килү. Бүген, күрүемчә, ситуация нормальләшә кебек. Р.Хәким. Менә аның ярдәме белән авыруның температурасы нормальләште, тиешле дарулар эчертеп, уколлар кадаганнан соң, хәле аруланып китте. Т.Нәҗмиев. Баш, йөрәк, шикәр авыруларыгыз юкка чыга, кан басымнарыгыз нормальләшә, бөерегездәге таш юкка чыга... Н.Хәсәнов Нормальләшә бару Торган саен нормальләшү Нормальләшә башлау Нормага керү Нормальләшә төшү Бераз нормальләшү Нормальләшеп алу Беразга гына нормальләшү. --- вакыт-вакыт зиһене ачылып, нормальләшеп алса да, җитди сырхауга санап, аны Чистайдагы психик авырулар хастаханәсенә озатканнар. Ә.Халидов Нормальләшеп бетү Тәмам нормальләшү Нормальләшеп килү Әкренләп нормальләшү. Хәтта азмы-күпме нормальләшеп килгән бәяләрне бәйдән ычкындырган 1998 елгы дефолтны да әби-бабалары, әти-әниләре сөйләгән буенча гына күзаллыйлар. Ватаным Татарстан |