НОРМАЛЬЛӘШТЕРҮ ф. Нормаль хәлгә китерү. Операторның төп эше – технологик процессны инструкция һәм контроль-үлчәү приборларының күрсәтүләре буенча алып бару, бирелгән режимнан читкә тайпылулар килеп чыкканда, процессны нормальләштерү өчен кирәкле чараларны тиз күрә белү. Органик химия. Инҗир ашказаны тракты өчен дә файдалы. Ул ашкайнату системасын яхшырта, ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынуын киметә, бөер һәм бавыр эшчәнлеген нормальләштерә. Ватаным Татарстан. Шунысын онытмыйк: бүлмә гөлләре өйне бизәп кенә калмый, һаваны чистарту, микроклиматны нормальләштерү өчен дә үз көчләрен кертә. Кәеф ничек? Нормальләштерә башлау Нормальләштерергә керешү Нормальләштерә төшү Бераз нормальләштерү |