НОРМАЛЬ с. 1) Нормага туры килә торган; нинди булырга тиеш булса, шундый; гадәттәге, табигый. Шагыйрьләргә, композиторларга гына түгел, һәрбер нормаль кешегә билгеле булган бер аксиома бар: шигырь ул – ритмик сөйләм. Х.Туфан. Ләкин бу елмаю нормаль елмаю түгел иде, моны икебез дә сиздек. М.Мәһдиев. Йөрәк нормаль тибә, бөтен әгъзалар сау-сәламәт... А.Гыйләҗев 2) сөйл. Психик яктан сәламәт. Бик үк нормаль кеше түгел |