НО’РМАЛЫ с. 1) Нормага салынган, норма куелган, норма белән билгеләнгән. Фәнискә, мәктәптә тарих укытучысы җитмәү сәбәпле, ике айлык педагогия тәҗрибәсе үткән чорында ук, бер ярым нормалы, ягъни 27 сәгатьле эш атнасы билгеләнде. Ш.Алпар. Нормалы уртак сүзләр, сүзтезмәләр, формаль җөмләләр, фәкыйрь синонимнар, тәгъбирләр, тапталган рифмалар, «төзек» килешләр, һәртөрле шаблоннар әдәби тел үсешенә, димәк ки, матур әдәбият теле үсешенә үзләре үк киртә булып торалар. Х.Бәдигый 2) Кирәк кадәр генә, тиеш булганча, нормадан арттырылмаган да, киметелмәгән дә. Нормалы ашау. Нормалы йокы |