НО’РМА и. лат. 1) Нәрсәнең дә булса гадәттәге, гомуми кабул ителгән, мәҗбүри булган тәртибе, торышы. Умартачы булганлыктан, ул үзенә кайбер гадәт нормалары эшләгән һәм боларны закон төсенә керткән иде. М.Мәһдиев. Болай да, тормыш куша, әхлак-мораль нормалары шуны таләп итә дип, борынгылар шулай өйрәтә дип, атлаган саен, бер-беребездән чынлыкны, чынны яшереп гадәтләнгән гөнаһлы җир уллары --- нигә чынны сөйләргә талпынмыйбыз? А.Гыйләҗев. Үз-үзеңне тоту нормалары. Әдәби тел нормалары

2) Берәр нәрсәнең булырга тиешле үлчәме, күләме. Кайбер азыкның, мәсәлән, бәрәңгенең терлек башына нормасын арттырып бирде. Ә.Еники. Кырын ятып кына акча көрәгәндә, яңа кешеләр килделәр дә, тәртип, норма, план дип, өзеп сөйләшә башладылар. А.Гыйләҗев. Трактористың ул көнне ике ярым норма бирде. М.Мәһдиев

Нормага керү 1) Норма булып китү. Гаепсез башы өчен хәвефләнеп яшәү бер нормага керде дияргә була, тик кеше, яшерен чиренә ияләшкәндәй, хәвефкә дә ничектер күнегебрәк китте. Ә.Еники. Мәсәлән, өйләнешмичә яшәп алу, ЗАГСта теркәлмичә генә яки бер җенес кешеләре бергә яшәү, ясалма орлыкландыру ысулы белән бала табу кебек күренешләр нормага керә башлады. Мәдәни җомга; 2) Гадәти халәткә керү, нормаль хәлгә кайту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә