НОРВЕГ и. Норвегиядә яшәүче төп халык һәм шул халыкның бер вәкиле. --- горур поляк, чех, югослав, норвег һәм французлар – Германия турында ике ятып төшләренә бер кермәгән, бары тик үз илләрен, үз җирләрен генә яраткан, кеше малына кул сузуны җирдә иң зур җинаять дип санаган бу иң гадел ирләр, бу каһәр суккан дошман җирендә актык сулышларын өзәрләр дип кем уйлаган? Г.Әпсәләмов. Соңгы елларда гына итальян, португал, гарәп телен өйрәтүче лагерьлар ачылган. Моннан тыш, ике испан, өч француз, фин, норвег, алман, кытай, япон һәм башка тел өйрәнү авыллары бар. Ватаным Татарстан |