НОМИНА’ЦИЯ и. лат. 1) лингв. Атау, исем бирү. Номинация принциплары. Номинация теориясе

2) Фестивальләрдә һәм конкурсларда бүләкләр, мактаулы исемнәр һ.б.ш. бирер өчен сайланыла торган әсәрләр яки шәхесләр категориясе // Фестивальләрдә һәм конкурсларда бүләкләр, мактаулы исемнәр һ.б.ш. биргәндә тематик позиция. «Яшь талант» номинациясендә дә Сарман кызы Гөлназ Сафинага бәхет елмайды. Ватаным Татарстан. Драматурглар арасында «35 яшькә кадәр» дип аталган номинациядә дә бүләкне аңа [Илгиз Зәйниевка] тапшырдылар. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә