НОМИНАТИВ с. лат. лингв. 1. Атау, исемләү өчен хезмәт итә торган. Термин семантик яктан туры, номинатив мәгънәдә була, аның өчен контекст мәҗбүри түгел, чөнки термин аерым бер терминология составында яши, аерым кулланыла ала. Г.Галиуллина. Номинатив җөмлә. Номинатив функция 2. и. мәгъ. Баш килеш |